Рөстәм Миңнеханов бу атна ахырына кадәр барлык объектларда җылылык җибәрүне тәэмин итәргә кушты

04.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә барлык җылы бирү сезонын өзлексез уздыруны тәэмин итәргә кушты.

Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу атнада, дүшәмбе көнне, бөтен республикада җылы бирү сезоны башланды. Шул ук вакытта 20 күп фатирлы йорт җылысыз кала, шул исәптән 13 йорт - Казанда, 4 йорт – Әлмәттә, 2 йорт - Бөгелмәдә һәм 1 йорт - Лениногорскта.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 9 күп фатирлы йортның әзерлек паспорты алмавын билгеләп үтте (Россия Энергетика министрлыгының 12.03.2013 № 103 боерыгы нигезендә барлык күп фатирлы торак йортлар да 15 сентябрьгә кадәр паспорт алырга тиеш иде).

Моннан тыш, республикада ике социаль объектка җылылык бирелмәгән - бу Казандагы бер мәгариф объекты (балаларга өстәмә белем бирү үзәге) һәм Югары Ослан районындагы бер мәдәният объекты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, соңгы 7 көндә кара-каршы элемтә платформалары аша халыктан җылылык булмауга карата 1204 шикаять кергән. "Муниципалитетлар башлыкларына, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, энергетика предприятиеләре, торак һәм коммуналь оешмалар җитәкчеләренә бу атна ахырына кадәр барлык объектларда да җылылык җибәрүне тәэмин итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук йортларда яшәүчеләрнең җылылык белән тәэмин итү режимындагы җитешсезлекләр, тайпылышлар турындагы сигналларына тиз арада җавап бирергә кирәк».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.