Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты

01.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара Казан Ратушасында узды.

Ветераннарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларның хезмәтләре белән республика үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

ТР Рәисе ассызыклаганча, соңгы 5 ел Татарстан өчен җиңел булмады. Әмма республика пандемия, санкцион басым һәм икътисадый мөнәсәбәтләрне үзгәртү шартларында тотрыклылыгын саклап калды. "Бүген Татарстан - илебезнең терәк төбәге. Көчле икътисад, социаль тотрыклылык, уңайлы мохит, милләтара һәм конфессияара татулык», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча тулы бер чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Шулай ук шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә дә зур ярдәм күрсәтелә.

"Хөрмәтле ветераннар! Сез югары профессионализм һәм эшкә тугрылык эстафетасын тапшырдыгыз. Киләчәктә дә яшьләр белән тәҗрибә уртаклашуыгызны һәм иҗтимагый проектларда актив катнашуыгызны сорыйм. Сезнең зирәклегегез бүген, без бергә илебезнең һәм Татарстанның яңа киләчәген формалаштырганда, аеруча кирәк. Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Рәисе берничә дәүләт бүләге тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.