Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТЕМП» глобаль форумы кысаларында металл эшкәртү һәм аддитив технологияләр буенча махсуслаштырылган күргәзмәдә булды.
Күргәзмә һәм форум чаралары «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.
Экспозиция кысаларында металл эшкәртү, станоклар җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр, сәнәгать кластеры предприятиеләре үз продукцияләрен тәкъдим иткән.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән продукция һәм яңа технологияләр белән танышты.
Липецк станоклар төзү предприятиесе вәкилләре продукция турында сөйләделәр, шулай ук күргәзмәдә хезмәттәшлек турында 50дән артык тәкъдим алулары турында хәбәр иттеләр.
Күргәзмәдә катнашучы компанияләр экспозицияне һәм эшлекле элемтәләрне оештыруда ярдәм иткән Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры эшен билгеләп үттеләр.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кытай компанияләре стендлары белән танышты.
Күргәзмәдә Беларусь Республикасы, Кытай, Россия Федерациясе төбәкләреннән - Алтай крае, Владимир өлкәсе, Краснодар крае, Курган өлкәсе, Липецк өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае, Башкортостан Республикасы, Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург шәһәре, Саратов өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Смоленск өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Чуаш Республикасы компанияләре катнаша.