Республикада махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен "Батырлар. Татарстан Геройлары" программасы гамәлгә ашырыла. Проектның максаты - Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазыйфаларны биләү өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатны ябу тантанасы Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркта узды.
Чемпионат финалистларын статс-секретарь – Россия Оборона министры урынбасары, махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Бүген Казанда статс-секретарь–Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннары – ветераннар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатта катнашучылар белән очрашты.
Очрашу Б.Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм статс-секретарь - Россия Оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс-2025» чемпионатның ярыш мәйданчыкларында булдылар. Турнир Казан вертолетлар заводының җитештерү-укыту үзәгендә оештырылган.
Ростех дәүләт корпорациясенең "Россия Вертолетлары" холдингы» дәүләт транспорт лизинг компаниясе" (ГТЛК) белән контракт кысаларында биш Россия авиакомпаниясе өчен 10 яңа Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырды. Казан вертолетлар заводы территориясендә узган чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «ГТЛК» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖ президенты Игорь Артемьев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Республикада урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм беренче яртыеллыкта терлекчелек тармагына йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.