Яңалыклар

17.07.2025

Республика Дәүләт Советының язгы сессиясенең унберенче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән иде.

17.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең Атказанган спорт мастеры, парлы разрядта Зур шлем турниры (Уимблдон-2025) җиңүчесе, Казан теннисчысы Вероника Кудермәтова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук спортчының әти-әнисе һәм тренеры да катнашты.

16.07.2025

Бүген Горький исемедәге Зеленодольск заводында предприятие коллективына «Фидакарь хезмәт өчен»Россия Федерациясе орденын тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе, РФ Диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев катнашты.

16.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025/2026 елгы РПЛ сезоны башланыр алдыннан Казанның «Рубин» футбол клубы коллективы белән очрашты. Очрашу команда базасы территориясендә узды.

16.07.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла - казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков Казанда «Комплекслы иминлек-2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын әзерләү һәм уздыру, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның заманча укыту-күнекмә полигонын булдыру турында килешүгә кул куйдылар.

15.07.2025

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе - ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе эшендәге яңалыклар һәм эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

15.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1823 елда төзелгән һәлак булган сугышчылар гыйбадәтханә-һәйкәлне ремонт-торгызу эшләренең барышын бәяләде. Бу объект федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора.

15.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыре биналары комплексын торгызу эшләренең барышы белән танышты.

14.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр тәмамлану уңаеннан ГЭС бистәсендә ишегалды бәйрәмендә булды.

14.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «С.П. Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинаты халык предприятиесе» ЯАҖдә булды.

Битләр: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>