Яңалыклар

15.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XV KazanForum кысаларында чит илләр илчеләре белән очрашты. Очрашуда 30дан артык дипломат катнашты.

15.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Хатын-кыз карашы» трегы спикерлары - халыкара хатын-кызлар оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Модераторы - Россия кооперация университеты ректоры, «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын – кызлар-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

15.05.2024

Сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара икътисадый хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим роль уйный. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм чит илләр сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашуда белдерде. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.

15.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Иганәләр һәм ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим һәм Катар Дәүләтенең Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Мөхәммәд Хәссән Әл-Мәлики белән очрашты

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

15.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Генераль прокуратурасының панель сессиясендә чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды. Панель дискуссиясенең төп темасы - Икътисадый иминлек гарантияләре һәм ислам дөньясы белән бизнес-коммуникацияләрне киңәйтү шартларында янауларны туктату".

Панель дискуссиядә Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Петр Городов, Согуд Гарәбстаны Корольлеге Генераль прокуроры урынбасары Нассер Хәссән Яхья Әдәви, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Юрий Зубов һәм башкалар катнашты.

15.05.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дагстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Габделмөслим Габделмөслимов белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.

15.05.2024

Бүген XV KazanForum кырларында Татарстан Хөкүмәте һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» компаниясе арасында республика территориясендә коры җир ашлык хабы булдыру турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» генераль директоры Юрий Маневич кул куйды.

15.05.2024

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» юбилей XV халыкара икътисадый форумы һәм RUSSIA Halal Expo VII күргәзмәсе ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач, Ливия дәүләтенең Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Габделһади Ибраһим Лахвейж, БГӘ Икътисад министры урынбасары Габдулла Әлсалех, Ислам хәләл хезмәтләр палатасы генераль директоры Гарәф Әл Танбули катнашты.

15.05.2024

Без яшьләр дипломатиясен һәм дипломатия ведомстволарының яшь хезмәткәрләре арасында элемтәләрне үстерүдә зур потенциал күрәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатларының VIII форумында хәбәр итте.
 

14.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>