Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында 2026 елда Россия венчур форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты рәистәше Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Алексей Песошин, утырышны ачып, 2026 елда юбилей, 20 нче, Россия венчур форумы булачагын искәртте. Ул Валерий Фальковка оештыру комитеты утырышында шәхсән катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Россия Фән һәм югары белем министры кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, экосистеманы алга таба үстерү һәм иң яхшы тәҗрибәләр алмашу өчен 2026 елда Россия венчур форумын уздыру мөһим. Ул форумның инновацион экосистемада катнашучыларны берләштерү, инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа юнәлешләр буенча фикер алышу өчен мәйданчык булачагына ышаныч белдерде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 2036 елга кадәр технологик лидерлыкны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин билгеләгән илкүләм максатны гамәлгә ашыру кысаларында Россия венчур форумы аеруча әһәмияткә ия була. "Форум тәҗрибә уртаклашу һәм инвестицияләр җәлеп итү мәйданчыгына гына түгел, ә илкүләм инновацион экосистеманың фән һәм технологияләр үсешенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итүче төп элементларының берсенә дә әверелә бара», - диде ул.
Көн тәртибендә Россия венчур форумын уздыруга әзерлекнең барышы һәм аның төп концепциясе турында нотык бар. Аны үткәрү даталары итеп 2026 елның 8-10 апреле билгеләнде.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев 2025 елда узган форум нәтиҗәләре турында искә төшерде (өч көн эчендә форумга 5 меңнән артык катнашучы, 260тан артык спикер һәм эксперт, халыкара катнашучылар арасында 25тән артык ил вәкилләре җыелган).
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды башлыгы 2026 елда булачак программа турында сөйләде. Пленар утырыш «Технологик лидерлык - киләчәккә инвестицияләр» темасына багышланачак.
РВФ-2026да венчур базары һәм технологик эшкуарлык турында фикер алышачаклар. Глобаль күпчелек илләрдә венчурлы инвестицияләр кертү, иртә стадиядәге хосусый инвесторлар, технологик бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү: бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләре балансы, «Студстартап»тан IPO га кадәр үсеш мөмкинлеге төп темалар булачак.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин барлык җаваплы затларга форумга әзерлек мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты. Ул чараның тиешле дәрәҗәдә оештырылачагына ышаныч белдерде.
Форум турында тулырак - https://russianventureforum.ru/