Яңалыклар

08.07.2025

Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин Екатеринбургта ИННОПРОМ халыкара күргәзмәсендә Татарстан стенд карады. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

08.07.2025

Бүген Екатеринбургта ИННОПРОМ халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру чаралары планына имза салынды.

08.07.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате. 

07.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 15 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсе ИННОПРОМның стендларын карады. Республика Рәисе Екатеринбургта эш сәфәрендә.

06.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пастер белән бергә өлкә бәйрәме Сабантуйда катнашты.

05.07.2025

Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясендә булды һәм Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидат булуга документларны тапшырды.

05.07.2025

Бүген Казан федераль университеты мәйданчыгында "Батырлар. Татарстан Геройлары" махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен программаның Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Иҗтимагый совет рәисе Әсгать Сәфәров, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, укырга сайлап алынган махсус хәрби операция ветераннары катнашты.

05.07.2025

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

05.07.2025

Республиканың социаль-мәдәни объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

05.07.2025

Соңгы 6 елда Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында илкүләм проектлар, дәүләт программалары, шулай ук республика программалары кысаларында 26 меңнән артык төрле социаль объект, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык объектлары төзелде һәм ремонтланды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеләп үтте.

Битләр: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>