Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әлмәлик белән очрашты.
Әлмәлик әфәнде Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов DP World компаниясе идарәсе рәисе һәм генераль директоры Солтан Әхмәд Бин Сөләй белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә XV KazanForum кырларында узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты, ул бу көннәрдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнаша.
Татарстан мөселман дәүләтләре белән сәүдә-икътисадый багланышларны үстерүгә зур әһәмият бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы делегациясе белән очрашуда белдерде. Делегацияне Казанда ИХО Генераль секретареның сәяси мәсьәләләр буенча вәкиле Мөхәммәд Сәлах Тәкая җитәкли. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сириус» федераль территориясе Советы рәисе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ливия (Триполи) Югары Дәүләт Советы башлыгының беренче урынбасары Мәсуд Таһер белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча бөтендөнья ислам оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Адылбәк Касыймалиев белән очрашуында катнашты.
Очрашу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды. Киләчәктә берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү, икътисадый, фәнни, мәдәни тармакларда элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре тикшерелде.