Татарстан Республикасында файдалануга торак тапшыру буенча еллык план 88%ка үтәлгән, 2 млн 869 мең кв. м файдалануга тапшырылган

04.10.2025

Татарстан Республикасында җитештерүдә имгәнүләрне профилактикалау кысаларында төзелеш мәйданчыкларында контроль-күзәтчелек чаралары дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре 1 873 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча 878 очракта дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.

Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан административ хокук бозулар турында 408 карар чыгарган. Бу чорда ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1 316 тапкыр булганнар.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвардан 2292 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән. Тикшерү барышында хезмәт законнарын бозуның 5 мең очрагы ачыкланган, шуларның 4 838е инде бетерелгән.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы торак төзелеше статистикасын китерде. 4 октябрьгә файдалануга торак тапшыру буенча еллык план 88%ка үтәлгән, 2 млн 869 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 37%ы файдалануга тапшырылган: бу гомуми мәйданы 628 мең кв. м. артык булган 77 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека өлешендә еллык план 78%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 16сы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 125 мең кв. м. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча еллык план арттырып үтәлгән һәм 149% тәшкил итә. Мәйданы 2 млн 115 мең кв. метрдан артык булган 15 670 йорт файдалануга тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыруга килгәндә, монда вәзгыять шундый.

Ятим балалар өчен 450 торак бинага дүрт дәүләт контракты төзелгән. ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 2 октябрьдә бишенче дәүләт контракты кысаларында 97 торак урын сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан иткән. Яшь гаиләләр категориясендә субсидия акчаларын 65 кеше файдаланган, күрсәтелгән категориядәге тагын 4 гаилә үзләренә яраклы торак вариантларын сайлый.

«Күп балалы гаиләләр» категориясендә бүгенгә 27 сертификатның 1400 кв. м. мәйданга 15е сатылган. калган 12 сертификат иясе өчен торак урыннарны ТР Дәүләт торак фонды сайлап ала. Аннары министр социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Шулай итеп, торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике программа буенча «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» (юллар һәм су белән тәэмин итү челтәрләре төзү) республика программасы буенча эшләр дәвам итә. Бу атнада юллар төзелеше буенча программа чаралары Тукай, Зеленодольск һәм Түбән Кама районнарында соңгы өч объектны файдалануга тапшыру белән төгәлләнгән.

Су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча башкарылган эшләрнең агымдагы күрсәткече 60% дип теркәлә. Бүгенге көндә 8 гомуми белем бирү учреждениесенең өчесендә Әгерҗе, Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә. Гомуми үтәлеш 83% дип бәяләнә. Биш мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе буенча үтәлеш 63% дип бәяләнә.

«Сәламәтлек саклау» тармагында илкүләм проект, дәүләт программасы һәм ике республика программасы кысаларында 53 объекттан Казанда һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә ике медицина учреждениесе эшләнә, алар буенча башкарылган эшләрнең 87 һәм 94% дип теркәлә. Узган ике атнада Казанда поликлиника төзелеше төгәлләнгән.

Яшьләр сәясәте буенча 11 объект гамәлгә ашырыла. 3 яшьләр үзәгенең берсендә генә эшләр дәвам итә - Арча районында. Аның буенча үтәлеш 53% дип бәяләнә. 8 балаларны савыктыру лагерен төзү эшләре 62%ка башкарылган. Хисап чорында Балтач районында бер объект тапшырылган. Спорт министрлыгы линиясе буенча объектлар исемлегенә 23 объект керә. Берсе – Футболны үстерү үзәге төгәлләнмәгән әле. Аның буенча үтәлеш 48% дип бәяләнә. «Мәдәният» тармагының дүрт объекты буенча үтәлеш 54% тәшкил итә.

Экология өлкәсендә соңгы елларда иң зур объект-Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү. Объект «Экологик иминлек» илкүләм проектына кертелгән, аның әзерлеге 91% тәшкил итә. Бу атнада 61 җәмәгать киңлеген төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру төгәлләнгән. Узган ике атнада республиканың 7 муниципаль берәмлегендә 8 объект файдалануга тапшырылган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында инженерлык челтәрләрен төзү эшләре төгәлләнгән. Соңгы ике атнада Саба муниципаль районында объект файдалануга тапшырылган.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республикада барлык объектларга җылылык җибәрү төгәлләнеп килә. Бүгенгә 28 637 объектта җылылык җибәрелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды