Яңалыклар

23.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстанның берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

22.07.2025

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгы белән туган тел сәгатьләрен кыскартуга бәйле мәсьәләне карый. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Брифинг 2025 елда Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе темасына багышланган иде.

22.07.2025

Бүген Чаллыда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәге полигонында булды.

Патриархны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озата йөрде.

22.07.2025

Чаллыда бүген Чаллы епархиясенең Воскресенский кафедраль соборы нигезенә таш салу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашты.

Патриарх нигез ташын изгеләндерү үткәрде.

21.07.2025

Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәлак булган сугышчыларга һәйкәл-гыйбадәтханәсендә булдылар.

21.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.

21.07.2025

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Рус Православие Чиркәвенең беренче дәрәҗә Дан һәм намус орденын тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Казан Изге Ана иконасы соборында узды.

20.07.2025

Казанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

20.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында «Сәләт» XIV Халыкара яшьләр мәгариф форумы мәйданчыгында булды.

20.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Татарстан Республикасы вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Сергей Демидов белән бергә, алар басулар өстеннән очып уздылар.

Битләр: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>