Яңалыклар

30.06.2025

Казанда Спорт сарае мәйданчыгында «Старая площадь» (Мәскәү) һәм «Ядран» (Казан) командалары арасында алкалы хоккей буенча иптәшләрчә матч узды. Матч массакүләм спортны популярлаштыру һәм төрле дәрәҗәдәге дәүләт идарәсе органнарының уңышлы корпоратив практикасын пропагандалау чаралары программасы кысаларында оештырылды.  

30.06.2025

Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына (ИХО) кушылуына 20 ел тулу уңаеннан интервьюсы.

30.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Михеев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

29.06.2025

Бүген Нурлат шәһәрендә чуаш мәдәниятенең Уяв республика бәйрәме узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Россия Герое, «Россия чуашларының федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Николай Гаврилов катнашты.

28.06.2025

Бүген Киров өлкәсенең Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхеразыев катнашты.

28.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм авыл хуҗалыгы техникасын алдагы урып-җыю кампаниясенә әзерләү турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

28.06.2025

Торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча программа чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

28.06.2025

Бу ял көннәрендә республикада массакүләм чаралар узачак. Аларны үткәргәндә оештыручыларга хокук саклау органнары белән берлектә көчәйтелгән иминлек чаралары күрергә кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

27.06.2025

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» визит-үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

27.06.2025

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Җыелышта компаниянең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Раслауга «КАМАЗ» ГАҖнең 2024 елга еллык хисабы һәм еллык бухгалтерлык (финанс) хисабы, җәмгыятьнең эчке документларының яңа редакцияләре тәкъдим ителде. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>