Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм Совет солдатына һәйкәл ачты

09.05.2020

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңү көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркына барды, анда ул Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды һәм Совет солдатына һәйкәл ачты. 

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә санитар-эпидемиологик вәзгыятькә күрә чара чикләнгән форматта узды. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Чараның турыдан-туры трансляциясен «ТНВ» телеканалы тапшырды.

Җиңү паркына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы заманындагы техника һәм раритет бронеавтомобильләр белән танышты. Махсус гамәл кысаларында 8-9 майда хәрби машиналар Казан урамнары буйлап узалар. Автоколонна ветераннар яшәгән йортлар янында туктап торалар, чарада катнашучылар аларны Җиңү бәйрәме белән котлый.    

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башкалар Мәңгелек утка һәм Аналар һәм һәлак булган солдатларның тол хатыннары монументына чәчәкләр салдылар . 

Шуннан соң Совет солдатына яңа һәйкәл ачылды. Һәйкәлдә сурәтләнгән җыелма совет солдаты образы нигезенә татар халкының каһарман улы Гази Заһитов батырылыгы салынган, ул 1945 елның 30 апрелендә полкташлары белән бергәләп тар-мар ителгән рейхстаг өстенә Кызыл Байрак кадаган. 

«Бүген без Совет солдатына һәйкәл ачабыз. Бу – Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан барлык Татарстан кешеләренә һәйкәл», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.  

Ул билгеләп үткәнчә, сугыш елларында фронтка 700 мең татарстанлы киткән. Һәр икенчесе Ватан өчен башын салган. «Каһарманнар турында истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», - диде Татарстан Президенты. 

Тантанада видеоконференция режимында Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм «Татарстан Каһарманнары» хәйрия җәмәгать оешмасының мактаулы рәисе Илдус Мостюков һәм генерал-майор, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый ветераннар (инвалидлар) оешмасы комитеты рәисе Әхәт Юлашев та катнашты. Рөстәм Миңнеханов бөтен фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә исәнлек-саулык, озын һәм имин гомер теләде.   

«Барыгызны да совет халкының немец-фашист баскыннарын Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбриклим. Рәхимсез сугыш уты беркайчан да безнең җиребезгә кагылмасын, ә Җиңү Байрагы һәрвакыт  җиңелмәс державабыз өстендә җилфердәсен!» - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Аннары сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә биш минут тынлык игълан ителде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт  гимннары яңгырады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.