Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучы Маһьян Камаев янына барды. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Маһьян Камай улы Камаев 1944 елда армиягә чакырылган. Ерак Көнчыгышта артиллерия бригадасында хезмәт иткән, Япония белән сугышта катнашкан. Батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүген ул Казанда хатыны Мөнирә Миңнеәхмәт кызы белән яши.
Рөстәм Миңнеханов Маһьян Камай улын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Ветеранга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Маһьян Камаев республика җитәкчелегенә ветераннарга күрсәткән игътибарлары һәм төрлечә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.
Искәртәбез, быел, федераль түләүләргә өстәп, Татарстан Президенты ветераннарга бер мәртәбәлек республика ярдәме турында карар кабул итте. Сугышта катнашучыларга, нацист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Ленинград блокадасында яшәүче» тамгасы белән бүләкләнгән затларга – 25әр мең сум. Моннан тыш, республика бюджетыннан 5әр мең сум тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына бирелә.