ТР Хөкүмәте йортында чикләү чараларын киметү буенча брифинг узды

11.05.2020

Бүген ТР Хөкүмәте йортында чикләү чараларын киметү буенча видеоконференцэлемтә режимында брифинг узды.

Татарстанда хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмаларның бер өлеше 12 майдан эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“Азык-төлек сатмый торган хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары һәм объектлар үз эшләрен яңартачак. Мондый объектларның сәүдә залы мәйданы 400 квадрат метр тәшкил итәргә тиеш, шулай ук әлеге объектка аерым керү урыны булырга тиеш”, - дип хәбәр итте ул.

Аерым алганда, зур булмаган кием һәм аяк киеме кибетләре, көнкүреш техникасы, шулай ук автосалоннар һәм автомастерскойлар, матурлык салоннары, спа-салоннар, химчистка, ремонт остаханәләре һәм башка сервис предприятиеләре эшли башлаячак.

Өйдән чыкканда Татарстан халкына битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри. “Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция – хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше”, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстанлыларга урамда ялгыз йөрергә рөхсәт ителде. “Һава сулап йөрергә рөхсәт. Әмма урамда кешеләр күпләп җыелырга тиеш түгел. Ялгыз гына да йөрергә мөмкин. Балалар һәм спорт мәйданчыкларына керү киңәш ителми”, - дип аңлатты Ләйлә Фазлыева.

Коронавирус Татарстан халкы арасында яшиячәк, шуңа күрә безгә аннан сакланырга өйрәнергә кирәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

“Без барыбыз да яңа коронавирус инфекциясе беркая да юкка чыкмаячагын аңларга тиеш. Вирус безнең арада циркуляцияләнәчәк, һәм без аның янәшәсендә яшәргә һәм аннан сакланырга өйрәнергә тиеш”, - диде Марина Патяшина.

Бу шартларда шәхси һәм иҗтимагый профилактика чаралары иң мөһиме булып кала бирә. 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган татарстанлыларга элеккечә өйдә калырга киңәш итәләр.

Ул татарстанлылардан саклык чараларына җаваплы карауларын һәм аларны үтәмәүчеләргә бу хакта әйтүләрен сорады.

Коронавирус таралуны профилактикалау максатында, Татарстанга килүчеләр ике атнага яшәгән урыннарында изоляция үтәргә тиеш. Үз-үзеңне изоляцияләү шулай ук Татарстанга килүчеләр белән элемтәдә булганнарга да кагыла.

Татарстанга килгән җиде меңгә якын кеше мәҗбүри изоляция узу турында карар белән таныштырылган инде.

Татарстанда коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле эшчәнлеген туктатып торган предприятиеләрнең күпчелеге үз эшчәнлекләрен дәвам итте. Алар коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын катгый үтәргә тиеш. Бу хакта брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Бүген безнең республикада күпчелек предприятиеләр һәм оешмалар эшли башлады. Шул ук вакытта барлык эпидемиологик нормаларны һәм таләпләрне катгый тәэмин итү мәҗбүри шарт булып тора”, - дип сөйләде министр.

Коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табибларга бирү өчен Татарстан федераль үзәктән тулы күләмдә өстәмә түләү ала. Бу хакта брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдерде.

“Бездә федераль үзәктән керемнәр 415 һәм 484 нче карарлар буенча бара. Бүгенге көндә февраль, март һәм апрель өчен барлык өстәмә түләүләр дәвалау учреждениеләренә җиткерелгән”, - диде ул.

Марат Садыйков Татарстанда 415нче карар буенча билгеләнгән 50 миллион сум якын арада май ае өчен исәпләгәндә оешмаларга җиткереләчәген әйтте.

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый, дип хәбәр иткән идек.

Иртәгә Татарстан шәһәрләренә керү урыннарында машина йөртүчеләр һәм пассажирлар тарафыннан үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәүне контрольдә тоту өчен ясалган заслоннар эшен туктатачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары –  полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

“Машина йөртүчеләр һәм пассажирларның таләпләрне үтәвен контрольдә тоту буенча апрель башыннан 80 заслон эшләде. Алар Татарстанның 14 шәһәренә керү юлында урнаштырылган иде. 2,3 миллионнан артык граждан тикшерелде, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган 5 меңгә якын очрак ачыкланды”, - диде А.Соколов.

 


“Татар-Информ” МА