Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короле Хәмәд бен Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште.
Әңгәмә инициаторы – Бәһәрәйн мәмләкәте.
Бәһрәйн Короле Россия Президенты Владимир Путинга сәлам һәм иң яхшы теләкләр тапшырырга үтенде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә хәбәр иткәнчә, ул коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә Татарстандагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне игътибар белән күзәтә. Король Рөстәм Миңнехановка һәм бөтен республика халкына бу авыр заманнарда теләктәшлек белдерде, бу хәлләрнең тизрәк узуын теләде.
Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короленә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Яклар киләчәк хезмәттәшлеккә һәм турыдан-туры багланышларга өмет белдерделәр.