Татарстан Республикасында оператив мәгълүмат буенча 2020 елның апрелендә төрле сәбәпләрдән үлем саны 3495 кеше тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган република киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Чагыштыру өчен: 2018 ел апрелендә төрле сәбәпләрдән үлем саны- 3969 кеше, 2019 ел апрелендә төрле сәбәпләрдән үлем саны 3548 кеше тәшкил иткән.
Министр сүзләренчә, "яңа коронавирус инфекциясе сәбәпле мобильләшү бүген медицина ярдәмен алу мөмкинелегенең гомуми хәленә кардиналь тәэсир итмәде".
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы пневмониядән үлем саны уртача статистик күрсәткечләр дәрәҗәсендә икәнен искәртте. 2020 елның апрелендә пневмониядән үлем саны - 38 кеше (2018 ел апрелендә - 36 кеше, 2019 ел апрелендә - 36).
"Бөтен ресурсларны мобильләштерү һәм үзизоляция режимын гамәлгә кертү вәзгыятьне саклап калырга ярдәм итте, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Шул юнәлештә гаять зур эш башкарылды. Алга таба да бөтен санитар таләпләр һәм нормаларны үтәсәк, яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш контрольдә булачак. Безнең бөтен медицина учреждениеләре авыручыларга тиешле ярдәм күрсәтергә әзер. Ләкин тагын бер кат кабатлыйм - безгә бүген саклау маскалары, перчаткалар кию, социаль араны саклау мөһим".
Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, Covid-19 пандемиясе сәбәпле мәгълүмат роле зур. Ул провокацияләргә бирешмәскә өндәде.
Covid-19 белән авыручылар буенча бөтен күрсәткечләрне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор күзәтә, диде министр.
Марат Садыйков шулай ук аноним рәвештә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар турында ялган хәбәр таратучыларны турыдан ТР Сәламәтлек министрлыгына, объектив һәм төгәл мәгълүмат алу өчен, мөрәҗәгать итәргә өндәде.