Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты

29.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.

Бүгенге очрашу барышында төбәк дәрәҗәсендәге югары белем бирү системасы өлешендә киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шул исәптән ил төбәкләренең фәнни-технологик үсеше милли рейтингы (2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урынны алды).

Шулай ук башка актуаль темалар да күтәрелде.

Искәртәбез, Валерий Фальков Казанга эш визиты белән килде, аның барышында ул Казан Глобаль яшьләр саммиты чараларында катнашачак.

Моннан тыш, Россия фән һәм югары белем министры бүген югары уку йорты коллективына КНИТУ-КАИның яңа ректорын тәкъдим итте.


ТР Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.