Бүген Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов Байконур шәһәре администрациясе башлыгы Константин Бусыгин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Төбәкара һәм муниципальара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән Татарстанның яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, Константин Бусыгин Казанда эш сәфәрендә. Ул Казан Глобаль яшьләр саммиты чараларында катнашыр дип көтелә.