Рөстәм Миңнеханов А. М. Горький ис. Яшел Үзән заводында төзелгән патруль кораблендә һәм кече ракета корабльләрендә хәрби-диңгез флагын беренче тапкыр күтәрү тантанасында катнашты

28.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Виктор Великий» патруль корабында һәм «Ставрополь», «Тайфун» кече ракета корабларында Хәрби-диңгез флагын беренче тапкыр күтәрү тантанасында катнашты.

Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.

Хәрби-Диңгез флоты башкомандующие Александр Моисеев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады (ВКЭ режимында).

"Без тарихи вакыйганың шаһитлары булабыз – өч корабта - «Виктор Великий» патруль корабында һәм «Ставрополь», «Тайфун» кече ракета корабларында Андреев флагының тантаналы күтәрелүе, - диде ул. - Бу заманча хәрби берәмлекләр Яшел Үзән заводында төзелгән. Татарстандагы «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясендә. Флагларның Республика көне алдыннан күтәрелүе символик мәгънәгә ия. «Ак Барс» корпорациясе хаклы рәвештә Россиянең суднолар төзү сәнәгате предприятиеләре арасында мөһим урын алып тора. Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы инженерларының, Яшел Үзән суднолар төзү заводы корабельләренең интеллекты, хезмәте, осталыгы Ватаныбыз чикләрен яклаучы ышанычлы корабларда чагылды. Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесе исеменнән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм. Республикага чәчәк атуын һәм үсешен телим".   

Рөстәм Миңнеханов җавап сүзендә корабльләрнең шәхси составның һөнәри гамәлләре нәтиҗәсендә Россия флоты традицияләрен саклап, лаеклы хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.

"Хөрмәтле Александр Алексеевич, хөрмәтле иптәшләр! Татарстан Республикасы исеменнән сезне, Балтыйк флоты һәм Каспий флотилиясенең командованиесен һәм бөтен шәхси составын истәлекле вакыйга – суднолар төзүдә республикабыз горурлыгы буларак төзелгән өч корабта А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында берьюлы Хәрби–Диңгез флагларын күтәрү тантанасы белән котлыйсым килә. Мондый тантананың Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан узуы куанычлы һәм символик", - диде Рөстәм Миңнеханов.

 


ТР Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.