Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевка бюст ачу тантанасында катнашты.
Бюст Казанда генерал Мәхмүт Гәрәев урамыннан ерак түгел, 188 нче күппрофильле лицей янәшәсендә урнаштырылган. Авторы - Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мәхмүт Гәрәев Урал җирендә туган, әмма йөрәге белән һәрвакыт татар тамырларына тугры калды - үзенең чыгышы турында горурланып сөйли иде һәм республикага еш килә иде. "Генерал Гәрәев тормышы - Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге. Ул хәрби хезмәткә 50 елдан артык вакыт биргән, дүрт сугыш узган, илнең әйдәп баручы хәрби теоретикларының берсе булган. Мәхмүт Әхмәт улының хәрби стратегия һәм хәрби тарих турындагы фәнни хезмәтләре Россиянең генә түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең интеллектуаль мирасының бер өлеше булды", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, безнең көннәрдә яшьләргә үзләренең геройларын - йөрәкләре кушуы буенча Ватанны саклауга баскан, хәрби бурычларын ихлас һәм батырларча үтәгән кешеләрне белү аеруча мөһим. "Безнең бурыч - киләсе буыннарга намус, абруй һәм Ватанга тугры хезмәт итү идеалларын тапшыру. Генерал Гәрәев:“Армиянең көче - аның традицияләрендә, ә традицияләре - каһарманнар хәтерендә", - ди. Һәм бүген без аның васыятьләрен үтибез - Ватанны саклаучыларны истә тотарга", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары республика Рәисе Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевнең якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләргә тәкъдим итте.