Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы президенты Таһа Айхан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Таху Айханга Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән гуманитар партнерлыгын үстерү мәсьәләләре буенча уртак эше өчен рәхмәт белдерде.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, ИХО Яшьләр форумы ярдәмендә дүртенче тапкыр Казан Глобаль яшьләр саммиты уза. Быел чараны дөньяның 45 иленнән 200 дән артык делегат кабул итә. Аның географиясе шактый киңәйгән - Көньяк Америка һәм Африка илләре, шулай ук БРИКС плюс составындагы дәүләтләр зур кызыксыну күрсәткән.
Әңгәмә барышында яклар яшьләр багланышлары һәм проектлары өлешендә хезмәттәшлек, шулай ук Татарстан яшьләренең ИХО Яшьләр Форумының һәм Ислам институтларының яшьләр программаларының барлык процессларына интеграциясе турында фикер алыштылар.