Яңалыклар

24.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе» ГАҖ президенты Ваһит Алекперовка нефть тармагында танылган эксперт Валерий Исаакович Грайфер вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

23.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты республикада эшәүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашт ы. Коронавирус инфекциясенә каршы торуга бәйле санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында очрашу онлайн форматта узды.

Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән элемтәгә "Татмедиа" АҖ бинасында чыкты - видеоконференцэлемтә һәм Zoom аша муниципаль районнардан да катнашучылар булды. Очрашуның төп темасы - ММЧның коронавирус инфекциясе таралу чорында эшчәнлеге.

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының пандемия шартларында эшчәнлеге белән танышты.

23.04.2020

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең коронавирус эпидемиясенең икътисадый нәтиҗәләрен кичеп чыгу планын эшләгән һәм тәкъдим итте.

30 слайдта гражданнарга, Россия төбәкләренә, бизнеска, аерым предприятиеләргә һәм аеруча зыян күргән тармакларга төп ярдәм чаралары күрсәтелгән.

23.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенында булды – монда 2 нче метрополитен линиясенең төзелеп килүче «Сахаров»  метро станциясе белән кичеш тоннельләренең 1 нче участогын уза башлаганнар.  

23.04.2020

Бүген халыкның нинди категорияләре аеруча сакланмаганлыкны һәм хакимият кемнәргә ярдәм күрсәтергә тиешлекне билгеләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышында хәбәр итте.

23.04.2020

ТР Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады.

22.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда "Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советының беренче утырышын уздырды. Потенциаль резидент компанияләренең игълан иткән инвестицияләре күләме 7,7 млрд. сум тәшкил итте. Пандемия шартларында утырыш видеоконференцэлемтә аша узды. 

 

22.04.2020

Бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе территориясендә Коронавируска каршы көрәш буенча Россия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу утырыш эшендә катнашты.   

21.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә киңәшмә видеоконференция режимында узды.

 

21.04.2020

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта видеоконференцэлемтә режимында журналистлар белән очрашты.

Битләр: << 721 722 723 724 725 ( 726 ) 727 728 729 730 >>