Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән Балалар сәнгать мәктәбен, шулай ук А.М.Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәген ремонтлау өчен акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән шәһәре һәм районы советларының берләштерелгән утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Яшел Үзән шәһәре һәм районы Советларының уртак утырышында катнашты.
Утырыш Яшел Үзән районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Төп максаты – Яшел Үзән муниципаль районы һәм Яшел Үзән шәһәр Советлары утырышында катнашу иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе Валерий Липский белән очрашты.
Указга РФ Президенты Владимир Путин быелның 6 февралендә кул куйган. Моңарчы Валерий Липский Башкортостан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфасында булган.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Җиңү паркының яңа концепциясе буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары каралды.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәренә эш сәфәре кысаларында капремонт ясалган балалар сәнәгать мәктәбендә булды.
Бу мәгариф оешмасына 1965 елда нигез салынган. 2018 бинага капиталь ремонт ясала башланган. Төзүчеләр түбәне, фасадны, инженер челтәрләрен яңартканнар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - район Советы утырышында катнашу, анда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары турында сүз барачак. Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов яңа ЗАГС бинасында булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары ирле-хатынлы Сәмигуллиннар белән очрашты.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркемәнстанның Сәнәгать һәм төзелеш җитештерүе министры Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Искәртәбез, Сәрдар Бердымөхәммәдов Казанга ике көнлек эш сәфәренә килде (2020 елның 17-18 феврале).
Рөстәм Миңнеханов Сәрдар Бердымөхәммәдовны күптән түгел Төркемәнстанның Сәнәгать һәм төзелеш җитештерүе министры итеп куелуы белән котлады.