Яңалыклар

06.05.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм чаралары мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында әлеге киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Киңәшмәдә шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиягә каршы чикләүләр режимыннан этаплап чыгу турында тәкъдимнәр каралды. 

06.05.2020

Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туктар авылында яңа роботлаштырылган сөт комплексы эшчәнлеге белән танышты. 

06.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәренә барды. Анда вакытта ул Корсабаш авылындагы социаль-мәдәни объектларны карап чыкты һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды.   

06.05.2020

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов районның аграр комплексы активы вәкилләре белән очрашты.

05.05.2020

Коронавирус пандемиясе чорында Татарстанда дача участоклары милекчеләре җыелышларын уздырмый торырга кирәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

05.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы төзелүче һәм үзгәртеп корылучы объектларны карады.

Беренче объект Яшьләр үзәгенең «Урам» экстрим-паркы төзелеше булды.

05.05.2020

Татарстанда чикләү чараларын акрынлап бетерү буенча план проекты әзер. Бу хакта онлайн брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

05.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның профессор А.Ф. Агафонов ис. йогышлы авырулар сырхауханәсенең икенче чиратын төзүне тикшерде.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, объектта хәзер 180ләп кеше эшли, эш ике сменада бара. Киләсе атнадан эш тәүлек әйләнәсендә башкарылачак.  

02.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы РФ Пенсия фонды Идарәсендә булды. Татарстан Президенты бүгенге санитар-эпидемиологик вазгыятьтә бүлек эше барышы белән танышты.

02.05.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Ватан» яшьләр иҗтимагый оешмасының төбкә үзәгендә булды. Рөстәм Миңнеханов республикадагы эзтабарлар хәрәкәте вәкилләре белән сөйләште, аларның эшчәнлекләре белән танышты. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. 

Битләр: << 721 722 ( 723 ) 724 725 726 727 728 729 730 >>