Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады. Ул Казан Кремле адресына котлау телеграммасы җибәргән.
«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне Россия көне белән котлыйм. Бу бәйрәм заманнар һәм буыннар арасындагы өзелмәс багланышларны, патриотизм традицияләрен һәм Ватан язмышы өчен шәхси җаваплылыкны белдерә. Без үз илебез белән горурланабыз, ата-бабаларыбызның каһарманлыкларын һәм хезмәттәге казанышларын ихтирам итәбез. Аларның зирәк һәм аталарча васыятьләрен саклыйбыз. Сезгә уңышлар һәм иминлек телим», - диелә Владимир Путиннан килгән телеграммада.