Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Директорлар советы утырышында кулланучыларны электр белән тәэмин итү ышанычлылыгын арттыру, компаниянең 2020 елның 1 кварталы һәм апрель аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, капиталь төзелеш күләмен үзләштерү мәсьәләләре каралды.
2020 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча республика кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 6,7 млрд кВт. ч тәшкил итте, кулланучыларны технологик кушуга 3 369 килешү төзелгән.
Капиталь кертемнәрнең үзләштерелгән күләме 1 890 млн сум тәшкил итте. Капиталь кертемнәрнең шактый күләме югары вольтлы электр тапшыру линияләрен реконструкцияләүгә һәм төзелешенә, шулай ук бүлү челтәрләрен реконструкцияләүгә һәм төзелешенә җибәрелгән.
2020 елның 1 кварталында кулланучыларны электр белән тәэмин итүче 699 объект, бүлү челтәрләре объектлары буенча 80 км электр тапшыру линияләре файдалануга тапшырылган.
Директорлар советы тарафыннан компаниянең 2019 ел өчен отчеты алдан расланды, шулай ук акционерларның еллык җыелышын уздыру буенча карарлар кабул ителде.