Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Әкият" кафесының җәйге терассасында булды

11.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Әкият" кафесының җәйге терассасында булды. Ул кафеда коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлдерелгән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәве белән танышты. 

Искәртик, Татарстан Хөкүмәте 11 июньнән ресторан һәм кафеларга җәйге терассаларны ачарга рөхсәт итте.  

"Әкият" кафесы Казанның җәяүле Бауман урамында урнашкан, ул совет заманнарыннан гаилә белән ял итү урыны буларак билгеле. 

2020 елда кафега 50 ел тулды. 

Рөстәм Миңнехановка верандада, дистанцияне исәпкә алып, кунакларны утырту турында сөйләделәр - бер өстәл янында ике олы кешедән дә артык булырга тиеш түгел. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, яңа шартларда кешеләргә хезмәт күрсәтүне дөрес оештыру гомумтуклану оешмалары өчен иң әһәмиятле бурыч. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, "Әкият" кафесы - буыннан-буынга эшкуарлык традицияләре күчү үрнәге. 50 ел буе кафеда җитәкчеләр Шәриповлар гаиләсе - Людмила Тимофеевна һәм Миңнулла Нурми улы. Хәзер алар эшен уллары Михаил һәм Максим дәвам итә. 

Туңдырма кафе менюсында иң популяр булып кала. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул кабып караган иң тәмле туңдырма "Әкият" кафесында. Бүген дә ул туңдырма белән сыйланды. 

Бүген аның белән әлеге җәйге терассада Казан мэры Илсур Метшин да булды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.