Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Олег Матыцинны Россия Федерациясе Спорт министры вазыйфасына билгеләп куелуы белән котлады һәм, профессионализмы, белемнәре һәм тәҗрибәсе аңа спорт тармагын үстерүдә зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Федераль алкоголь базарын җайга салу хезмәте җитәкчесе Игорь Алёшин белән очрашты.
Очрашуда яклар алкоголь базарын җайга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов композитор Игорь Крутой белән очрашты.
Әңгәмәнең төп темасы – булачак «Новая волна» фестивале. Популяр музыканы яшь башкаручылар еллык халыкара конкурсының жюрие рәисе һәм продюсеры Игорь Крутой булачак, фестиваль 2020 елда Казанда узачак. Музыка бәйрәме ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФС президенты Александр Дюков белән очрашты. Әңгәмә барышында республикада футбол үсеше перспективалары,сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм күрсәтү һәм аны популярлаштыру чаралары турында фикер алыштылар.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.
Татарстан белән Чехиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре күп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
“Безнең ишегалды” программасы буенча ТР халкыннан тәкъдимнәр кабул итү өчен сайт һәм колл-үзәк булдырачаклар. Бу хакта брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Expo Real Коммерцияле күчемсез милек һәм инвестицияләр буенча халыкара күргәзмә директоры Клаудия Бойманс белән очрашты.
Татарстан компанияләре “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесенең кулланылуын раслый торган сертификатлар алды. Документларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Кремль урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан бинада ТАССРның юстиция министры вазифасын башкарган Әнәс Таҗетдиновка мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Тантаналы чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.