Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның Идел буе районында Республика матди ярдәм үзәгендә булды.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы өчен Татарстан Covid-19 коронавирусы таралу чорында гражданнарга социаль ярдәм чараларын тәкъдир итү булды. Шулай ук Алексей Песошинга 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга түләүләр турында сөйләделәр.
Алексей Песошинны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озата йөрде.
Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Татарстан Covid-19 коронавирусы таралу чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен федераль бюджеттан 8 млрд сум акча алган.
“Бүген бюджеттагы 14 млрд акча – балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен билгеләнгән, Covid-19 таралу сәбәпле, республика тагын 8 млрд сум чамасы акча алды. Шул рәвешле, без беренче чиратта ярдәмгә иң мохтаҗ булган кешеләргә – балалы гаиләләргә ярдәм иттек. Чөнки вазгыять аркасында әти-әниләр эшсез калды, яки эшсез калу куркынычы булды”, - диде Эльмира Зарипова.
Министр сүзләренчә, 2020 елда Татарстан халкына социаль ярдәм күрсәтү чараларына 22,6 млрд сум тоту планлаштырылган. Социаль түләүләр системасына 84 төрдә ярдәм чарасы керә, шул ук вакытта балалы гаиләләргә якынча 8,9 млрд сум тоту планлаштырыла.
Алексей Песошин республиканың социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлады.
“Татарстандагы йөзләгән кешенең тормыш сыйфаты, аларның социаль хәле һәм киләчәккә ышанычы социаль хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына бәйле”, - диде ул.
Татарстан Премьер-министры социаль хезмәткәрләрнең көн саен халыкның иң нәзберек категориясе: өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, инвалидлар, катлаулы тормышта яшәүче гражданнар белән эш алып баруын ассызыклады.
Республикадагы 9,6 меңнән артык социаль хезмәткәрнең һәркайсы көн саен тәртипсезлек, кеше кайгысы, ялгызлык белән очраша. Үз мөмкинлекләреннән чыгып, алар бу проблемаларның күбесен чишәргә ярдәм итә, дип билгеләде Алексей Песошин.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вакыйгалар аркасында, социаль хезмәткәрләр сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән беррәттән, халыкның иң нәзберек категориясенә ярдәм итү буенча алгы сафта булдылар.
“Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, иҗади идеяләр, сәламәтлек телим”,- диде Алексей Песошин.