Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы территориясендә урнашкан җәмәгать киңлекләрен һәм паркларын булдыру эшен оештыру белән танышты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында эш сәфәрендә.
Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин «Туугай тавы» панорама паркын төзекләндерү» проекты турында сөйләде.
Бу проект 2018 елда кече шәһәрләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан.
Проект кысаларында Горно-Алтайскида Тугай тавы түбәсендә күзәтү мәйданчыгы ачылган.
Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсен бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан шулай ук җәмәгать киңлекләрен үстерү, парклар һәм скверларны төзекләндерү белән актив шөгыльләнә.