Россия көне белән Рөстәм Миңнехановны Россия Дәүләт Думасы рәисе Владимир Володин һәм РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно котлый

12.06.2020

Россия көне белән Рөстәм Миңнехановны Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин һәм РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно котлый.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне Россия көне белән котлыйм. Без илебез, аның бай тарихы һәм мәдәнияте белән горурланабыз, Россиягә иминлек һәм чәчәк атуын телибез, аны гражданнарының иминлеге һәм тормыш сыйфаты турында кайгыртучы көчле социаль җаваплы дәүләт дип күрәбез. Безнең барыбызны да илебезгә – Россиябезгә файда китерү теләге берләштерә. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм бәрәкәт телим», - диелә телеграммада.

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно котлавы.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне Россия көне белән котлыйм. Безнең ватандашларыбызны Туган илебезгә эчкерсез мәхәббәт, аның каһарманнарча язмышына ихтирам һәм патриотизмның бөек кыйммәтләре, ата-бабаларыбыз истәлегенә тугрылыклы булу һәм яңа казанышларгы омтылу теләге берләштерә. Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим», - диелә телеграммада.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.