Татарстан Хөкүмәте йортында җәйге каникул вакытында балалар имгәнүен кисәтү буенча чаралар турында брифинг узды

09.06.2020

Татарстан Хөкүмәте йортында җәйге каникул вакытында балалар имгәнүен кисәтү буенча чаралар турында брифинг узды. Анда  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев, ТР Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов катнашты.

Сергей Сергеев үзенең докладын статистик мәгълүматлардан башлады.

Татарстанда ел башыннан бирле балалар шуклыгы аркасында 6 янгын чыккан. Ел саен республикадагы янгыннарда якынча сигез бала һәлак була, 23 бала имгәнә.

Янгында балалар һәлак булуның төп сәбәбе – сабыйларның ут белән шаяруы, мәсәлән шырпы, зажигалкалар белән уйнау. Моннан тыш, балаларны караучысыз калдырганда да янгыннар еш булла.

Быелгы янгыннарда ике бала һәлак булган, сигезе яраланган. Ике янгын да шәхси йортта булган. 

Балаларның янгыннарда үлү һәм имгәнү очракларын кисәтү максатында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе тарафыннан 2020 елга “Гражданнар оборонасы өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр иминлеге” программасы эшләнгән.

Янгыннарның тискәре нәтиҗәләрен киметү максатында заманча куркынычсызлык системалары кертелә. 2016 елдан башлап Татарстан Президенты ярдәме белән автоном янгын хәбәрчеләре куелу эше алып барыла.

Автоном янгын чыгуны кисәтү җайланмалары балигъ булмаган балалары булган 2 079 йортта (фатирларда) һәм 3 450 күп балалы гаиләдә урнаштырылган.

Бүгенге көндә әлеге җиһазларны инвалид балалары булган һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр йортларына да кую каралган. Барлыгы 21 226 йортка 84 904 янгын кисәтү җайланмасы куелачак.

Су объектларында балалар катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча чаралар турында ТР Кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде. 

2019 елда сулыкларда балалар батып үлүнең төп сәбәпләре - йөзә белмәү һәм су буйларында өлкәннәрдән башка булу. 

Узган атнада, 5 июнь көнне, Нурлат районында Кондырча елгасында өлкәннәрдән башка су коену нәтиҗәсендә 14 яшьлек яшүсмер батып үлә.

Тулаем алганда, соңгы 9 ел эчендә балалар үлеме 18 кешедән 6 кешегә кадәр кимегән.

Балаларның һәлак булуының еллык сәбәпләрен исәпкә алып, балаларны кече яшьтән йөзәргә өйрәтергә кирәк. Аларның үзләрен генә сулыклар янына җибәрергә ярамый, - дип билгеләде Юрий Венедиктов.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы материаллары буенча.