Яңалыклар

14.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

14.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем оешмаларының башлангыч сыйныфлары укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

13.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Женевада (Швейцария) Tatneft Europe копаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Tatneft Europe Россия нефтен сатып алучы трейдерлар арасында иң эре биш компания арасына керә.

13.02.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфрендә булды. Анда ул «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе Андрей Акимов белән очрашты.

12.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Рөстәм Нуриев белән очрашты.

Очрашуда компаниянең җитештерү эшчәнлеге йомгаклары, продукцияне экспортка чыгаруларны арттыру, шулай ук предприятие куәтләрен яңарту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

12.02.2020

Авыл хуҗалыгы техникасын, машиналарын, механизмнарын яхшы хәлдә тоту өчен ярдәм системасын билгеләргә кирәк. Шундый тәкъдимне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде. 

Утырыш «Казань ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм 2019 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2020 елдагы бурычларга багышланды.

12.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эре оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар сериясе кысаларында "Сетевая компания" ҖЧҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты. 

12.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.

Утырыш «Казань ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм 2019 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2020 елдагы бурычларга багышланды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров һәм башка рәсми затлар белән бергә, Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә багышланган күргәзмәне карап чыкты («ТатАгро Экспо» күргәзмәсе).  

Утырышта катнашучылар авыл хуҗалыгы үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

11.02.2020

Балтач районы – республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы районнарыннан берсе һәм ул күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районы Советының хисап сессиясендә хәбәр итте. Утырыш Чепья авылында узды.   

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карап чыкты, җирле эшкуарлар эшчәнлеге белән танышты.    

Утырышта хисап нотыгы белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамиль Нотфуллин чыгыш ясады.   

11.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеенда булды.

Битләр: << 721 722 723 ( 724 ) 725 726 727 728 729 730 >>