Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе авыруын профилактикалу турында: Һәр көн саен авыру йоктыруның 35-36 яңа очрагы теркәлә, күпләр хәлнең җитдилеген аңламыйлар

11.07.2020

Бүгенгә Татарстан Республикасында авыручылар саны 4964 кеше. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең вакытлыча вазыйфаларын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Республикада коронавирус инфекциясенә каршы көрәш эше дәвам итә. Ситуация тотрыклы, әмма бу борчылмас өчен сәбәп түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген күп кенә гражданнар хәлнең җитдилеген аңламыйлар.  

«Һәр көн саен авыру йоктыруның 35-36 яңа очрагы теркәлә, кызганычка каршы, күпләр хәлнең җитдилеген аңламыйлар, - диде Татарстан Президенты. – Кешеләрнең җитди карамауларының мисалы – бер атна эчендә Татарстан Республикасы ЭЭМ хезмәткәрләре 2 меңнән артык беркетмә төзегәннәр».

Марина Трофимова хәбәр иткәнчә, гомумроссия рейтингында Татарстан авыручылар саны буенча 79 нчы урында (ИФОда – 13 нче урында).

Татарстан Республикасында 100 мең кешегә – 127,2 очрак туры килә.

Авыру вәзгыяте районнар буенча охшаш түгел. 15 муниципалитетта уртача республика дәрәҗәсеннән артык, уртача дәрәҗә – 14 районда. 16 районда авырулар саны түбән кала.  Изоляциядә 1280 кеше. Чит илләрдән кайтканнар арасында – 99, авырулар белән бергә булганнар – 1181 кеше.

19 изоляция  режимын бозу очрагы теркәлгән.

Үткән атнада 223 кисәтү бирелгән, 640 объект тикшерелгән. Профилактик чаралар 40 объектта үтәлмәгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.