ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Агымдагы елның 6 аенда 711 мең тонна сөт җитештерелгән, 207,4 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән

11.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Агымдагы елның 6 аенда 711 мең тонна сөт җитештерелгән (планның 102%). 207,4 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән (планның 101%).

Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында терлек һәм кош ите җитештерелгән: мөгезле эре терлек – 49,5 мең тонна (100%), дуңгыз – 47,7 мең тонна (104%), кош-корт - 109 (101%).

Министр сыер ите җитештерү мәсьәләләренә җентекләбрәк тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, 21 район сыер ите буенча план күрсәткечләрен үти алмады. Моның төп сәбәбе - тулы канлы туклану булмау, шуның нәтиҗәсендә тәүлегенә уртача үсеш түбән. Терлекләрне асрау һәм тукландыруны контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.

43 районның 16сында сөт җитештерү буенча йөкләмәләр үтәлмәгән. Иң зур минус Яшел Үзән районында - 2 мең тоннадан артык. Лениногорск һәм Минзәлә районнарында - 1 мең тоннадан артык.

Республиканың авыл хуҗалыгы формаларында беренче яртыеллыкта ел башыннан 7 меңнән артык сыер башы кимегән, дип хәбәр итте Марат Җәббаров. Эре мөгезле терлекләр саны 19 районда кимегән. 

Министр искрткәнчә, «Август –Мөслим» компаниясе быел көз 1200 башка исәпләнгән сөт комплексы төзүне планлаштыра. «Лениногорск» агрофирмасының җитештерү комплексын гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә инвестор терлекләрнең баш санын яңарту эшен алып бара һәм 400 башка исәпләнгән сөт комплексы төзүне планлаштыра.

«Агымдагы ел ахырына тискәре күрсәткечләр булган районнар, үрчем алу һәм яңа баш санын кайтару хисабына, баш санын торгызырлар дип ышанасы килә», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Җәббаров терлек азыгы үзәкләре турында сөйләде. Бүгенге көндә республиканың 13 авыл хуҗалыгы берләшмәсендә стационар азык катнаштыргычлар кулланыла. Азык үзәкләрен кулланудан икътисадый нәтиҗә бик зур, дип ассызыклады ул.

2020 елның мартында Мамадыш районының «Тәкәнеш» бүлеге тарафыннан тагын бер азык үзәге – һәрберсе 45 куб.метрлы 3 катнашма файдалануга тапшырылган. Башка районнарда да шундый ук азык үзәкләре сафка кертелә башлады.

Бүген Теләче муниципаль районының «Алан» ҖЧҖ базасында икенче азык үзәге төзелеше башланды, шулай ук Тукай районының «Гигант» ҖЧҖендә дә. Саба районында куәте тәүлегенә 450 тонналык азык үзәге төзелә (2020 елның сентябрендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла).

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә исә, 10 июльгә республика буенча 2 млн 220 мең тонна сенаж һәм 378 мең тонна печән  әзерләнгән.

Киләсе атнада 13 июльдән 17 июльгә кадәр районнарда ашлык җыю комбайннарын, ындыр табакларын һәм азык таратучы миксерларны конкурс-кабул итү үткәреләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.