Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда углерод җепселләр җитештерү заводында булдылар

10.07.2020

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга эш сәфәре кысаларында җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.   

«Алабуга» МИЗ 2005 елда оештырылган. Аны ачуда шул чакта Федераль махсус икътисадый зоналарга идарә агентлыгы җитәкчелеге булган Михаил Мишустин да катнашкан.

Эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Алабуга – Волокно» ҖЧҖнең углерод җепселләр җитештерү заводын карады. Предприятие 2015 елда эксплуатациягә тапшырылган. Җитештерү куәте – елына 1,4 мең тонна продукция. 

Россия Премьер-министрына углерод җепселләр җитештерү технологиясе һәм аның аерым сыйфатлары турында сөйләделәр. Үзенең уникаль характеристикалары нәтиҗәсендә композит материалдагы углерод җепселләргә авиатөзелештә, суднолар төзелешендә автомобиль төзелешендә, энергетикада, төзелештә, спорт җиһазлары булдыруда ихтыяҗ зур.   

Махсус стендта Михаил Мишустинга «Алабуга» МИЗда углерод җепселләрдән җитештерелгән хоккей кәшәкәсе һәм чаңгы таякларын күрсәттеләр.

Бүген «Алабуга» МИЗда Михаил Мушустин Европа – Көнбатыш Кытай автоюлын төзү турында киңәшмә уздырачак, бу юлның бер өлеше Татарстан территориясе аша узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев