Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министрының Европа – Көнбатыш Кытай автоюлын төзү турындагы киңәшмәсендә катнашты

10.07.2020

Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт маршруты кысаларында Мәскәү – Түбән Новгород – Казан автомобиль юлын салу якындагы 3-4 ел эчендә Россиянең иң масштаблы юл проекты булачак. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Европа – Көнбатыш Кытай автоюлын төзү турындагы киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чара «Алабуга» МИЗда узды. 

Михаил Мишустин ассызыклаганча, Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридоры Россия, Казахстан һәм КХРның уртак проекты булып тора. 8,5 мең километрдан 2 меңнән артык километры безнең ил аша узачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, Мәскәүдән алып Казанга кадәр тизйөрешле автомагистраль проектын гамәлгә ашыру –коронавирус таралу нәтиҗәләрен җиңеп чыгуга һәм икътисадның төп тармакларына ярдәмгә юнәлгән илкүләм гамәлләр планының мөһим өлеше. 

«Автотрасса Россиянең дүрт эре агломерациясен тоташтырачак – Мәскәү, Самара-Тольятти, Түбән Новгород һәм Казан. Проект төбәкләргә үсеш өчен  импульс бирәчәк. Бу территорияләрдә эчке төбәк продуктының гомуми үсеше 2050 елга 500 млрд. сумнан артык булачак», - диде Михаил Мишустин. 

Ул хәбәр иткәнчә, юллар төзелешенең үзендә 30 меңнән артык эш урыны булдырылачак. Һәм тагын 130 меңе – арадаш тармакларда. Бу –  автомобиль төзелеше, нефть химиясе, электроника, транспорт һәм логистика, хезмәт күрсәтүләр тармагы һәм башкалар.  

«М-12 трассасының аерым әһәмиятен исәпкә алып, Хөкүмәт 2024 елда ук аны эксплуатациягә кертү бурычын куя. Гомуми финанслау күләме 650 млрд сумнан артык. Бу инвестицияләр якындагы елларда үз-үзен җитәрлек дәрәҗәдә аклаячак», - диде Михаил Мишустин. 

Ул белдергәнчә, проектны срогында һәм мөмкин кадәр югары нәтиҗәлелек белән гамәлгә ашыру өчен барлык планнарны да координацияләргә кирәк. «Бу барысына да кагыла – башкарма хакимият органнарыннан, юнәлеш министрлыкларыннан һәм ведомстволардан алып төзелештә катнашучы компанияләргә кадәр», - диде РФ Премьер-министры.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев