«Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәмен уздыру уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

11.07.2020

Кадерле дуслар!

Сезне чуваш халкының үзенчәлекле, күңелле бәйрәме – Уяв уңаеннан  ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Күпмилләтле республикабызда билгеләп үтелә торган күпсанлы  традицион халык бәйрәмнәре арасында Уяв үзенең кабатланмас төс- бизәкләре, ата-бабалардан калган йолаларга, җыру-шигырьләргә нигезләнгән тирән эчтәлеге белән аерылып тора. Анда чуваш халкының матурлыкка омтылышлы һәм табигатьтән аерылгысыз нечкә рухы, хезмәт сөючәнлеге, кунакчыллыгы, гаярьлеге, чаялыгы, мәдәни мираска сакчыл карашы һәм сый-хөрмәте, ачык йөзе белән һәркемнең күңеленә юл таба белүе  кебек күркәм сыйфатлары чагылыш таба. Тантаналы, салмак түгәрәк уен, төрле биюләр, матур көйләр, җырлар, шаян бәйгеләр бер мизгелгә дә тынып тормый торган Уяв берәүне дә битараф калдырмый.

Борынгылык белән бергә, бу мәдәни вакыйга өчен заманга хас  күренешләр дә ят түгел,   аның максаты – туган җиргә һәм  хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, башка милләт һәм дин вәкилләренә туганнарча җылы мөнәсәбәт тәрбияләү. Чуваш халкының тулаем мәдәнияте кебек үк, Уявның уртак рухи хәзинә буларак танылуы татарстанлылар йөрәгендә ихлас горурлык хисләре уята. Мәшһүр чуваш әдибе Педер Хузангай шигырендә мондый юллар бар: «Күптән күрше авылларда татар, рус һәм дә чуваш эндәшәләр бер-берсенә – иптәш, товарищ, юлдаш. Һәркем белә: бу сүзләрнең тик яңгырашы төрле, ә мәгънәсе борынгыдан барчабызга кадерле».

Чуваш халкының милли гореф-гадәтләрен, туган телен һәм мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә Чуваш милли-мәдәни мохтарияте зур роль уйный. Аның милли тәңгәллекне саклап калу бурычын хәл итүдә күркәм үрнәк булган актив эшчәнлеге мәдәни, мәгърифәти һәм фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә.

Быел онлайн-форматта уздырыла торган Уяв үзенең аһәңен, һичшиксез, саклап калыр, алай гына да түгел, хәзерге техника аңа программасын тагын да баетырга мөмкинлек бирер дип ышанам.

Һәркемгә чын йөрәктән күтәренке кәеф, бәхет һәм якты өметләр, тынычлык, нык сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов


ТР Президенты Матбугат хезмәте