Рөстәм Миңнеханов РФАнең А.Н. Северцов ис. Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашты

24.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов ис. Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Сирәк очрый торган мәче төрләрен өйрәнү буенча төбәктә үзәк булдыру проекты турында фикер алыштылар.  

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанның кар барсы санын торгызу һәм арттыру өчен мондый үзәк булдыру теләге зур. Бигрәк тә бу җәһәттән А.Н. Северцов ис. Экология һәм эволюция проблемалары институты тәҗрибәсе кызыклы.  

РФАнең А.Н. Северцов ис. Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов билгеләп үткәнчә, сирәк очрый торган мәче төрләрен өйрәнү буенча үзәк булдыру РФА, республика фәннәр академиясе, башка институтлар белгечләренә дә тикшеренүләр алып барырга мөмкинлек тудырачак.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.