Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты

23.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Искәртәбез, Игорь Комаров Татарстанга эш сәфәренә килде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров төбәкне социаль-икътисадый үстерү, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Казанга эш сәфәре кысаларында Игорь Комаров Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский белән дә очрашты.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле шулай ук Кабан күле яр буйларында булды һәм Ш. Мәрҗани урамын карады, «Идея» технопаркының эше белән танышты, «Эйдос-медицина» үзәгендә булды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Игорь Комаров Зур Казан боҗрасын төзекләндерү эшләре барышын һәм Татарстан башкаласының автоюл челтәрен үстерүне бәяләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.