Рөстәм Миңнеханов, Игорь Комаров һәм Росреестр башлыгы Олег Скуфинский күчемсез милек өлкәсендә цифрлаштыру үсеше турында фикер алыштылар

23.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Росреестр башлыгы Олег Скуфинский күчемсез милек өлкәсендә цифрлаштыру үсеше турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Олег Скуфинский хәбәр иткәнчә, кичә Иннополиста Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды, аның барышында күчемсез милек турындагы мәгълүматларны цифрлаштыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек каралды. Элегрәк РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиска визиты барышында әлеге мәсьәлә буенча комплекслы фикер алышырга йөкләгән иде.

Иннополис Университеты вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларны вузның гамәлдәге проектлары белән таныштырдылар. Аерым алганда, кунакларга Татарстан Республикасының геомәгълүмати 4D-моделе һәм Идел буе федераль округы хуҗалык эшчәнлегенә дистанцион мониторингның яңа комплекслы системасын күрсәттеләр. Әлеге системалар урман фондын һәм урман хуҗалыгы эшчәнлеген, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне, калдыклар белән эш итүне, җир асты байлыкларыннан файдалануны һәм күчемсез милек объектларын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.

Росреестр мәгълүматларны цифрлаштырганда һәм күчемсез милек бәясен бәяләүнең санлы системасын эшләгәндә, ИТ-вузның гис-проектлары элементларын кулланырга планлаштыра.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.