Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда берничә инфраструктур һәм җитештерү объектында булдылар. Алар белән бергә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да йөрде.
Беренче объект – Кабан күле буйлары булды. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова яр буйларының түбән каты буйлап экскурсия уздырды.
Наталия Фишман-Бекмамбетова яр буйларын төзекләндерүнең киләчәк планнары турында да сөйләде, моңа ишкәкләрдә ишү спорт төре мәктәбен, спорт мәйданчыкларын төзү, территорияне яшелләндерү һәм җәяүлеләр өчен яңа зоналар кору керә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров «Эйдос-медицина» үзәгендә булдылар. «Идея» технопаркы территориясендә урнашкан бу инновацион компания, югары технологияле медицина симуляторларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Компания үзенең продукциясен Россиядә дә, чит илләрдә дә реализацияли.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Зур Казан боҗрасын карадылар. Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин эшләрнең барышы турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зур Казан боҗрасы – башкаланың иң эре инфраструктур объектларыннан берсе. «30 августка без трамвайларны боҗра буйлап җибәрәчәкбез. Якындагы ике елда автомобиль транспорты боҗрасы да йомык хәлгә киләчәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда.
Шуннан соң монда катнашучылар Бигичев урамындагы өч йорт янындагы территорияне төзекләндерү нәтиҗәләре белән таныштылар.
Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Горки-Әмәт урманы ял паркында булдылар. Наталия Фишман-Бекмамбетова әлеге парк зонасын төзекләндерү һәм тематик зоналарны: экология, актив спорт һәм гаилә белән ял итү зоналарын үстерү концепциясе турында сөйләде.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Татарстанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү дәрәҗәсен югары бәяләде һәм бу тәҗрибәне округның башка төбәкләрендә дә таратырга тәкъдим итте.
Тагын ул, Бердәм тавыш бирү һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар көненә багышлап, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген узган киңәшмә турында да мәгълүмат бирде.