Рөстәм Миңнеханов "Стрижи" югары пилотаж авиацион төркеме белән очрашты

24.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында "Стрижи" югары пилотаж авиацион төркеме белән очрашты.

Искәртик, иртәгә, 25 июльдә, «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» Россия һава флоты көненә һәм ТАССР 100 еллыгына багышланган авиация бәйрәме узачак. Чарада 30га якын һава судносы, шул исәптән танылган «Стрижи» югары пилотаж төркеме катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан - куәтле авиатөзелеш комплексы һәм авиация өлкәсендә белем бирү үзәге төбәге. «Авиация сәнәгате бөтен машина төзелеше системасының әйдәүче көче булып тора. Авиациядә гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да машина төзелеше комплексының башка юнәлешләрендә урын ала", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Мин күкне сайлыйм!» яшьләр арасында авиатөзелеш өлкәсендәге һәм очучы һөнәрләрен популярлаштыра. Бәйрәм 7 нче тапкыр оештырыла. Чара ачык һавада узачак, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, югары пилотаж — спортның иң мавыктыргыч һәм техник яктан катлаулы төрләренең берсе. «Минем ике тапкыр Миг-29 һәм Су-27 кабиналарында булганым бар һәм бу самолетларда очуның бөтен үзенчәлекләрен тоя алдым. Мин, әлбәттә, экстремаль кеше, автоузышлар белән шөгыльләндем, гомумән, техниканы яратам. Тик истребительдә очкан вакытта кеше ала торган адреналин — бер нәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Һәм, әлбәттә, мондый катлаулы шартларында югары пилотаж фигураларын башкару —очучыларның югары профессиональлеге күрсәткече", - диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.