Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең яңа «Курган» җирләү комплексында булды

13.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең яңа «Курган» җирләү комплексында булды. 

Комплекс М-7 автоюлының 825 км районында урнашкан. Әлеге объектны төзү эшләре 2017 елда башланган иде, 2019 елда төгәлләнде. Комплекс 147,5 мең кабергә исәпләнгән. 

Татарстан Президенты административ бинаны һәм хуҗалык корпусын карап чыкты, комплекс территориясен төзекләндерү белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, җирләү комплексы составына мөселман зираты һәм мөселман йолалары буенча хушлашу өчен пыяла түбәле чатыр, православие зираты, христиан йолалары буенча хушлашу өчен пыяла түбәле чатыр, зират эчендәге юллар, керү юлы һәм үзәк аллея, сакчылар посты, административ бина, автомобильләр өчен парковка һ. б. керә.

«Курган» га якын урында мәчет һәм православие храмы төзү өчен урыннар каралган.

Аңлатмаларны Казан шәһәренең ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин бирде.

Комплексның киләчәк үсеше мәсьәләләре, шул исәптән «Курган» җирләү комплексы составында җирләү йортын төзү һәм кремация хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеге турында сүз барды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.