Татарстан Президенты: Биектау районы зур үсеш потенциалына ия

13.08.2020

Бүген Биектау районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаньсельмаш» предприятиесе коллективы белән очрашты.

«Казаньсельмаш» – ашламалар тарату һәм сиптерү өчен механик җайланмалар җитештерүчеләрнең берсе. Компания техникасын илебез базарында да, чит илләр базарында да реализацияли. Бүген предприятиедә 140 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 52,3 мең сум.

«Без Биектау районының сәнәгать секторы үсешен күрәбез. Яңа җитештерүләр, заманча идарә системалары, яхшы хезмәт хаклары. Сезнең предприятие – шуның үрнәге», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика икътисады үсешенә кече һәм урта предприятиеләр, шул исәптән «Казаньсельмаш» та зур өлеш кертә. «Сездә бик конкурент продукция. Монда җитештерелүче сиптергечләр чит илләрдәге аналогларына карганда 2-3 мәртәбә очсызрак. Предприятиегезгә киләчәктә дә уңышлар телим», - диде ТР Президенты.

Предприятие территориясендә Рөстәм Миңнеханов Биектау районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән урып-җыю барышы, АСКка ярдәм күрсәтү, аларның ягулык-майлау материаллары һәм кирәкле техника белән тәэмин ителеше турында фикер алышты.  

Татарстан Республикасы Президенты Биектау районы җитәкчелегенә яңа эш урыннары булдыруга игътибар итәргә өндәде. «Биектау районының күп кешеләре Казанда эшли. Бу – шәһәр яны районнарына хас күренеш. Шулай да кешеләрне монда төпләндереп калдырырга кирәк. Шуңа да эш урыннары, индустриаль паркар булдыру зарур. Бу мәсьәләләрне игътибар белән карарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.