Рөстәм Миңнеханов БДИны йөзәр баллга биргәннәргә: Сезнең уңышларыгыз мәгариф системасының сыйфатын күрсәтә

14.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алабугага эш сәфәре кысаларында БДИны 100 баллга биргән чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда йөз балл җыючылар саны арткан. 2019 ел белән чагыштырганда аларның саны 40ка арткан һәм йөз баллга тапшырылган имтиханнар саны 239га җиткән. «Сез үзегезне Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларында табуыгызны теләр идем. Бернинди чикләүләр дә юк. Мин һәрвакыт әйтә идем, балалар теләгән җирләрендә укырга тиеш. Ләкин без сезнең белән элемтәне саклыйсыбыз килә, уку тәмамланганнан соң сез һәрвакыт республикага әйләнеп кайта аласыз», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшьләр үз потенциалларын гамәлгә ашыра алсын өчен бөтен шартлар тудырыла. «Сезгә тиешле белемне биргән ата-аналарга һәм педагогларга рәхмәт белдерәсем килә. Сез киләчәктә дә үзегезне күрсәтерсез дип ышанам. Белемнәрне бик дөрес кулланырга һәм конкурентлыкка әзер булырга кирәк. Бүген хәзерге дөньяда бик югары дәрәҗәдәге белгечләр таләп ителә. Сезне гаять зур мөмкинлекләр көтә», - диде Татарстан Президенты.

Ул Татарстандагы чыгарылыш укучыларының уңышлары республика мәгариф системасының сыйфатын күрсәтә, дип өстәде.

Шулай ук бүген полилингваль комплекс бинасында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган яңа портфельләрне 14 булачак беренче сыйныф укучына үләк иттеләр. Рөстәм Миңнеханов балаларны уку елы башлану белән котлады. «Сезгә бу искиткеч мәктәптә яңа белемнәр алуыгызны телим», - диде ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев Алабугада Россиядә беренче полилингваль мәктәп ачылуын билгеләп үтте, анда балалар өч телдә белем ала алачак. Ул ассызыклаганча, биредә балаларны укытуның алдынгы методикалары кулланылачак. «Биредә чын мәгариф киңлеге булдырылган. Ышаныгыз, балалар дәресләрдән соң өйләренә ашыкмаячак. Чөнки мәктәптә төрле уен формаларын кулланып, бик мавыктыргыч белем бирү программасы булачак. Балалар процесска җәлеп ителәчәк", - дип өстәде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Адымнар-Алабуга» яңа мәгариф комплексы биналарын карадылар. Искәртик, полилингваль мәктәпләр проектын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим итте. Мәктәптә кече һәм өлкән сыйныфлар блоклары, бассейн, китапханә, спорт залы, ә территориядә - спорт һәм уен мәйданчыклары каралган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.