Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тукай муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Фаил Камаев озата йөрде.
Алексей Песошин Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты.
Балалар бакчасы республика бюджеты акчасына төзелә. Мәктәпкәчә учреждение 140 урынга исәпләнгән. Музыка залы, спорт мәйданчыгы, медицина блогы, төрле яшьтәге балалар өчен уен зоналары бар.
Татарстан Премьер-министры авыл халкын яңа балалар бакчасы ачылу белән котлады. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстанда 30 балалар бакчасы төзелгән. Быел балалар үсеше өчен барлык кирәкле шартлар булган тагын 28 мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырылачак.
Алга таба ТР Хөкүмәте башлыгы “Гигант”ҖЧҖ кырында районның авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашты. ТР Премьер-министрына бөртекле культураларны урып-җыю, туфрак эшкәртү һәм көзге чәчүгә әзерлек темплары турында сөйләделәр. Бүгенге көндә районда мәйданнарның 41%ы җыелган – бу 18 мең гектар, уртача уңыш – 1 гектардан 42 центнер чыга, 76 мең тонна ашлык җыелган.
Алексей Песошин шулай ук Кече Шилнә авылында мәдәният йортына капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салды.