Минтимер Шәймиев: “Күп телле белем бирү комплекслары заманча мәктәп моделе булачак”

14.08.2020

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясады.

“Җәмгыятьнең белем бирү таләбе һәр дәүләт өчен мөһим булып тора. Күпмилләтле Россия өчен – бу төп проблема, бигрәк тә телләр мәсьәләсе. Россия мәгариф системасында 100 тел өйрәнелә, Россиянең 22 республикасында, рус теленнән тыш, туган телләр дәүләт теле сыйфатында беркетелгән. 173 милләт вәкиле яши торган Татарстанда милләтара һәм мәдәниятара татулыкны саклап калу һәм үстерү, яшь буынны телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген кабул итүче, тарихи мирасына сак караучы итеп тәрбияләү бик мөһим”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Ул ассызыклаганча, РФ Конституциясе барлык халыкларга туган телне саклап калу, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукы бирә.

Күптән түгел бөтен ил белән без бу төзәтмәләрне кабул иттек һәм Төп законда беркеттек. Шуңа күрә РФ Конституциясенең әлеге хәле тайпылышсыз гамәлгә ашырылачагына ышанасы килә.

Бер генә дәүләт һәм ведомство да хәзер Төп законны үтәмичә калмас дип өметләнәбез, өстәвенә 69нчы маддәдә дәүләт илнең барлык халыклары һәм этник җәмгыятьләренең мәдәниятен һәм көнкүрешен яклый, тел һәм этнокультура күптөрлелеген саклауны гарантияли, дигән пункт өстәлгән.

Алга таба Минтимер Шәймиев киңәшмәдә катнашучыларга “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексын булдыруның барышы турында кыскача мәгълүмат бирде. Комплекслар аның башлангычында, “Яңарыш” фонды ярдәме белән булдырыла.

Минтимер Шәймиев күп телле белем бирү комплекслары заманча мәктәп моделе булачак, алар РФ Конституциясенең яңа редакциясе нигезендә рус, татар һәм инглиз телләрендә сыйфатлы белем бирүне тәэмин итәчәк, дип билгеләде.

Республиканың күп телле белем бирү кластеры 2019 елдан оештырыла башлады һәм 2023 елга кадәр алты комплекс төзү планлаштырыла. Беренчеләре Казан һәм Алабугада төзелде инде, киләчәктә Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Казанда икенче комплекс төзеләчәк. Күп телле белем бирү модельләре бердәм концепция буенча эшләячәк. Шул ук вакытта һәр комплекста конкрет шартларны исәпкә алып, үз инфраструктурасы булдырылачак.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, “Адымнар” комплексын төзү укучыларның гаиләләре белән өзлексез элемтә булдыруны күздә тота.

КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм белем бирү югары мәктәбе бүген үк инде “Педагогика белеме” белгечлеге буенча (ике телле һәм күп телле нигездә) 265 студентны максатчан юнәлештә укыта. Күп телле укытуга өстәмә 150 абитуриентны кабул итү оештырылган.

“Тырыш хезмәт, даими үзлегеннән үсү, армый-талмый эзләнү генә XXI гасырда уңыш нигезе булачак. Бүгенге август педсоветының “XXI гасырда белем бирү: киләчәк өчен хәзерге” дигән темасы безнең бүгенге барлык эшләребез балаларыбызның уңышлы киләчәгенә ышаныч булып торганын билгели! Без сезнең белән олы юл башында. Бүген ясаган адымнарыбыз безне уңышка китерсен”, -дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте