Рәсми Татарстан сайтында педагогларның август киңәшмәсе пленар утырышының онлайн-трансляциясе оештырылачак

13.08.2020

Иртәгә, 14 августта, Алабуга шәһәрендә «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы базасында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе булачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.  

Педагогларның август киңәшмәсе пленар утырышының онлайн-трансляциясе планлаштырылган. Турыдан-туры видеотрансляция Рәсми Татарстан сайтында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында барачак.   

Чара 11:30 сәгатьтә башлана. 

Киңәшмәнең төп темасы – «XXI гасыр мәгарифе: хәзергесе киләчәк өчен». Киңәшмәдә катнашучылар «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышачаклар, мәктәпкәчә белем һәм мәктәп белеме сыйфатын арттыру, һөнәри белемне үстерү мәсьәләләре каралачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.